Казан пенсионерларына күчтәнәчләр өләштеләр
Тәтеш районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалык башлыклары узган шимбәдә Казанда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.

Иртә таңнан, әле яктырып та җитмәгәндә, 24 автотранспорт Казанга килеп җитте. Анда 1,7 миллион сумнан артык азык-төлек алып барылды.
– Тәтешлеләр сатуга 1 200 литр сөт, 600 килограмм сөт ризыклары (эремчек, каймак, өйдә ясалган май, корт), гомуми авырлыгы 600 килограмм сыер, дуңгыз, сарык, кош итләре, 100 килограммнан артык ит продукциясе, 200 шәр килограмм балык продукциясе, бал, 900 килограмм яшелчә, 2 тонна шикәр комы, 6 ярым тонна ашлык, консервацияләнгән азык продуктлары, киптерелгән җиләк-җимешләр, киптерелгән дару үләннәре һәм яшеллек, шулай ук Тәтеш җитештерүчесеннән икмәк-күмәч ризыклары тәкъдим итте. Барлык азык-төлеккә сорау зур булды, товар санаулы сәгатьләрдә сатып бетерелде. Тавык йомыркаларына аерым ихтыяҗ булды. Барлык төр азык-төлеккә, авыл җирлекләреннән бирелгән белешмәләрне дә кертеп, ветеринария һәм башка кирәкле документлар бар иде, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Храменкова. – Безнең районның кунакчыллыгы да игътибардан читтә калмады. Килдеш авыл җирлеге башлыгы Виктор Исаев тарафыннан шәһәрлеләр өчен коймак һәм татлы ризыклар белән чәй эчерү оештырылды. “Татарстан” авыл хуҗалыгы предприятиесенең хәйрия ярдәме хисабына пенсионерларга өйдә пешерелгән икмәк һәм ботка белән
егерме биштән артык пакет өләшенде.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марсель Мәхмүтов авыл хуҗалыгы ярминкәсен оештырган өчен югары бәя бирде. Марсель Азат улы төяп киленгән азык-төлекләрнең күп төрлелеген һәм сәүдә нокталарының матур бизәлешен бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев