Келәштә «Утлы таң» дигән хәтер сәгате үткәрделәр
1941 елның 22 июне - Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Әлеге көн безгә бу сугышта һәлак булганнарның барысын да искә төшерә.
Бу көнгә Келәш модель китапханәсе китапханәчеләре мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә киң даирә укучылар өчен Кайгы һәм хәтер көненә багышланган «Утлы таң» дигән хәтер сәгате үткәрделәр. Бу хакта Келәш мәдәният йорты хәбәр итә.
Китапханәчеләр Бөек Ватан сугышы башлануы, совет солдатларының батырлыгы, сугышның беренче көннәрендә совет солдатларының каһарманлыклары турында сөйләделәр. Фәгыйм хәзрәт сугышта һәлак булган авылдашларының рухларына Коръәннән аятьләр укыды. Туган якны өйрәнү зонасында балалар үзләренең бабаларының фотоларын табып, аларның батырлыклары турында сөйләделәр.
Чараны Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчы авылдашларга чәчәкләр салу һәм һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев