Хатын-кызларга маммография тикшерүе үткәрә
3нән 7 сентябрьгә чаклы 8дән 17 сәгатькә кадәр бушлай уздырыла.
(Тәтеш, 2 сентябрь, «Тәтеш таңнары»). Онкология чирләрен иртәрәк ачыклау максатларында республика онкодиспансер клиникасы белгечләре 3нән 7 сентябрьгә чаклы 8дән 17 сәгатькә кадәр 50дән алып 69 яшьлек хатын-кызларга маммография тикшерүе үткәрә.
Кабул итү Тәтеш үзәк район хастаханәсе базасында бушлай уздырыла, алдан язылу кирәк түгел. Үзең белән паспорт, медицина иминият полисы, СНИЛС булу зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев