Хокук бозуларга битараф калмагыз
“Халык контроле” бүлеге Татарстанда яшәүчеләрдә киң танылу алды.
(Тәтеш, 31 октябрь, Тәтеш таңнары, Ирина ЕФИМОВА). Алкоголь әйләнеше өлкәсендә канунны бозу турындагы хәбәр өчен биредән матди бүләкләү алырга була.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эксперт-белгече Елена Сазонова тәтешлеләргә законсыз алкоголь сату турында ничек хәбәр итәргә кирәклеге хакында үз киңәшләрен бирә:
– Башта ТР Дәүләт порталына теркәлергә кирәк, игътибарга алам, күпләр аңардан файдалана инде. Аннары “Халык контроле” бүлегенә керегез һәм алкоголь продукция җитештерү өлкәсендә канунны бозу турында белдерү бирегез. Аны берничә юнәлештә юлларга мөмкин:
– сәүдә кагыйдәләрен бозу (кичке сәгать уннан алып иртәнге сәгать унга кадәрге вакытта алкоголь сату; балалар, белем бирү, медицина оешмаларына якын территорияләрдә сәүдә предприятиеләре булу; стационар булмаган сәүдә объектында лицензиясез алкоголь продукцияләр сату; контрафакт алкоголь продукцияләр сату; икеләтә файдаланылучы спирт кушылган сыеклыклар сату);
– җәмәгать туклануы (җәмәгать туклануы предприятиесенең алкоголь продукцияләрне ваклап сатуга лицензиясе булмау; алкоголь продукция сатучы җәмәгать туклануы предприятиесенең балалар, белем бирү, медицина оешмалары территорияләрендә урнашуы);
– этил спирты, алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләрне законсыз җитештерү һәм аларның әйләнеше (вак һөнәрчелек, лицензиясез җитештерү (яшерен цехларда, гаражларда), күп күләмдәге алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләрне агызып тутыру, эшкәртү турындагы мәгълүмат; легаль булмаган алкоголь продукцияләр ташу, шул исәптән чит илдән дә).
Гаризаларны карау өчен хәбәрдә фоторәсемнәр булу мәҗбүри шарт булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев