Хурлаган өчен нәрсә яный?
Тәтеш районы прокуратурасы аңлата.
(Тәтеш, 19 март, “Тәтеш таңнары”).
– Мине шәхсән хурлаганы өчен гражданинны җаваплылыкка җәлеп итә аламмы? – дип кызыксына шәһәрле Надежда И.
Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:
– Хурлау административ хокук бозу булып тора, моның өчен административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 5.61нче маддәсендә җаваплылык каралган.
Күрсәтелгән хокук бозуның объектив ягы кешенең намусын һәм абруен әдәпсез рәвештә түбәнсетүдә чагыла (әхлак, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гомумкешелек әдәпләре таләпләренә каршы килү).
Шуңа игътибар итү мөһим, затның гамәлләре аерым бер кешегә каршы юнәлтелгән һәм сүзнең төгәл кеше турында баруында шикләнү булмаганда һәм моның белән беррәттән гаепле кеше башка затны хурлавын, моны эшләргә теләвен аңлаган очракта гына бу хурлау булып тора.
РФ административ хокук бозу Кодексының 2.3нче маддәсенең 1нче пункты нигезендә, административ хокук бозган вакытка зат 16 яшькә җиткән булса гына административ җаваплылыкка җәлеп ителергә тиеш. Күрсәтелгән нигезләмә, шул исәптән хурлаучыларга да кагыла.
Карала торган маддәнең санкциясендә административ җаваплылык буларак гражданнарга – 1дән 3 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 10нан 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 50дән 100 мең сумга кадәр административ штраф салу билгеләнгән.
Ачыктан-ачык күрсәтелә торган әсәрдә яки массакүләм мәгълүмат чараларында шәхесне хурлаган өчен штрафлар катгый: гражданнар өчен – 3 меңнән 5 мең сумга кадәр; вазифаи затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр; юридик затларга – 100 меңнән 500 мең сумга кадәр.
Хурлаган өчен административ хокук бозу турындагы эш прокурор тарафыннан кузгатыла, ә җәмәгать судьясы тарафыннан карала.
Шәхесне хурлауда мөрәҗәгать итәр өчен прокуратура органына гариза белән хурлау хакындагы дәлилне (мәсәлән, шаһитларны күрсәтергә, телефон аркылы сөйләшүләрнең һәм видеокүзәтү камераларының язмаларын, смс-хәбәрләр, интернет-битләрне бастыру һәм башкаларны) тапшырырга кирәк.
Әмма мөрәҗәгать итүчегә шуны истә тоту зарур: әлеге хокук бозуны кылган затны административ җаваплылыкка тарту вакыты 3 айны тәшкил итә.
Әгәр административ хокукны бозган көннән алып хурлау фактына 3 ай узу прокурор тарафыннан билгеләнгән булса, эш буенча производство гамәле башлана алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев