Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Киң күңелле Морозовалар

Алекина Полянадан Лариса Морозова белән Ирина Морозова икесенә алты баланы тәрбиягә алып үстергәннәр.

(Тәтеш, 27 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).

Морозовлар гаиләләре бер урам аркылы яшиләр, бакча башлары бер-берсенә орынып тора, алар арасында койма да юк. Нигәме? Лариса Дмитриевна белән Ирина Николаевна, аларның гаиләдәгеләре ике кишәрлекне бер итеп, таптап ясалган сукмак буйлап бер көндә бер-берләренә берничә тапкыр кереп чыгалар. 

Авыл кешеләрен туганлык җепләре генә түгел: аларның ирләре – бертуганнар, тәрбиягә алган балаларны үстерүдәге зур тәҗрибәләре дә берләштерә.     
– Беренче малайны, Артемны, гаиләгә 2006 елда алдык, ул чакта аңа алты яшь иде. Кызларыма – 15 һәм 16. Ирем һәрчак ир балабыз булуын теләде, аның теләге чынга ашты. Кызлар безне хупладылар, шулай ук Артемны яхшы кабул иттеләр. Берникадәр вакыттан соң гаиләдә Виолетта барлыкка килде, ул кызларым белән бер яшьтә. Алар бергәләп авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладылар, – дип сөйли Лариса Дмитриевна. – Артем белән Виолетта хәзерге вакытта Казанда яшиләр.     

Морозовларның үз балалары да, тәрбиягә алганнары да үсеп буй җиткәч, алар ямансулап калганнар, һәм тагын бер балага йөрәк җылысы бүләк итәргә уйлаганнар. Шулай итеп 2011 елда биш яшьлек Лера алар бусагасын атлап кергән. Аның гаиләдә барлыкка килүен Лариса Дмитриевна Аллаһ бүләге дип атый, чөнки аның кызы нәкъ тә биш яшендә якты дөньядан киткән булган.

Лариса Дмитриевна бе­лән Лера бүгенге көндә икәү яшиләр, алар әйтүенчә – бер-берсе өчен. Дөрес, һәр ялда олы кызлары үзләренең балалары белән кунакка кайтып йөриләр.

– Һәр гаиләдәге кебек, бездә дә кайчакларда проблемалар һәм ки­лешмәүчәнлекләр булгалый, әлбәттә, ә нигездә – барысы да бик яхшы, – ди Лариса Дмитриевна.

Ирина Морозованың тәр­биягә бала алу тәҗри­бәсе нибары бер елга гына азрак. Күршедә яшәүче туганына карап, 2007 елда алар ире белән гаиләгә ике кыз – Света белән Ксюшаны алырга булганнар. Морозовларның өч баласы бу вакытта инде әти-әнисе йортыннан чыгып китеп, олы тормышка аяк басканнар. 

Реклама

– Кызлар белән бернинди дә проб­лемалар булмады, яхшы укыдылар, тегәргә һәм ашарга пешерергә өйрәнделәр, – дип искә төшерә Ирина Николаевна. –  Хәзер алар­ның икесе дә кияүдә, берсе Казанда яши, икенчесе – Питерда. 

Морозовларның ике гаи­ләсе дә 2006-2007 елларны елмаеп искә алалар: ул чакта Алекина Полянада алар ярдәмендә сабыйлар арткан, мәктәптә балаларның шат авазлары ишетелә башлаган. 

2013 елда Ирина Николаевна һәм Юрий Ивано­вичның гаиләсендә биш яшьлек Артем пәйда булган. Аңа хәзер 14 яшь.

Морозовлар тәр­биягә алган балалар бе­лән бергә кыенлыкларны җиңеп чыгалар, уңыш­ларына һәм казанышларына сөенәләр, өстәл янында бергәләп җыелганда бер-берләренең киләчәккә корылган планнары белән ­уртаклашалар.

Тәрбиягә алган баланы каравы – җиңел булмаган хезмәт, чөнки һәр бала – еш кына үзенең холкы һәм гадәтләре инде барлыкка килгән аерым бер шәхес. Тәрбия барышында күп нәрсә хатын-кыздан тора, чөнки аның бурычы – тәрбиягә алган балалар өчен әни булу. Лариса Дмитриевнаның да, Ирина Николаевнаның да бу уңышлы бара: тәрбия­гә алган балаларының ба­ры­сы да диярлек аларга бе­ренче көннән үк әни диеп эндәшкәннәр. Ә сабый әйт­кән сүзләр, билгеле бул­ганча, чынбарлыкны белдерә. 

фото: Морозовлар гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: День матери