Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Әкият» балалар бакчасында "Бөтендөнья сәламәтлек көненә" багышланган чаралар үткәрелә

Балалар бакчасында иртә урамда ритмик гимнастика белән башланып китте.

(Тәтеш, 12 апрель, “Тәтеш таңнары”). тштештә ел саен «Әкият» балалар бакчасында "Бөтендөнья сәламәтлек көненә" багышланган чаралар үткәрелә.

Балалар бакчасында иртә урамда ритмик гимнастика белән башланып китте. Ә аннан соң тәрбиячеләр төркемнәрдә "Файдалы һәм зарарлы гадәтләр", «Сәламәт булу нәрсәне аңлата?», «Микроблар – ул нәрсә?», "Витаминнар-организмны саклаучылар". Шулай ук төркемнәрдә "Нәрсә файдалы, ә нәрсә сәламәтлек өчен зарарлы?», “Йөрү өчен бер курчак», «Организм өчен нәрсә яхшы, начар», «Файдалы ризык», «Спорт төрләре» дидактик уеннары үткәрелде.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә «Сәламәтлек илендә» дигән күңел ачу чарасы үткәрелде.

Көн дәвамында тәрбияләнүчеләр  шәхси гигиена, кулларны юу, тешләрне чистарту, күзләр өчен гимнастика ясау турындагы белемнәрен киңәйттеләр.

Мондый сәламәтлек көннәрен даими үткәрү физик һәм психик сәламәтлекне ныгытуга, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сәламәт яшәү рәвешенә дөрес караш формалаштыруга ярдәм итә.

Бу көн сәламәтлек өчен файдалы узды. «Сәламәт тәндә-сәламәт рух!», дип юкка әйтмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев