Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күнегүләр бик шәп узды

Район хастаханәсендә шартлы өйрәнү мәсь­ә­­­ләләрен оператив күренеш рәвешендә үз­ләштерделәр.

Тәтеш үзәк район хастаханәсе белгечләре “Күмәк зыян күрүчеләр булганда медицина оешмасының эше” темасы буенча тактик-махсус өйрәнү уздыр­ды. Анда хастаханә җитәкчелеге, кабул итү-диагностик һәм поликлиника бүлекләре вәкилләре, ашыгыч медицина ярдәме бригадалары, табиб-шәфкать туташлары бригадасы катнаш­ты. Күнегүләр барышында хәбәр итү, зыян күрүчеләргә медик-санитар ярдәм күрсәтү, медицина белгечләрен төркемнәргә бүлү, өстәмә медицина ятак­ларын барлау мәсьәләләре, шулай ук фаҗигаләр булганда медицина хезмәтләре белән бердәм хәрәкәт мәсьәләсе яхшы итеп өйрәнелде.
“Шартлы рәвештә зур юл-транспорт фаҗигасен  дә булдырдык. Зыян күрүчеләрнең барысы да эвакуацияләнде, – дип хәбәр итте ашыгыч ярдәм бүлеге өлкән фельдшеры Руслан Сәфәров. – Күнекмәләрне яхшы итеп өйрәнүгә ирештек”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев