Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Көчле рухлы шагыйрьләрне искә алганнар

Чарада төрле яшьтәге авыл кешеләре катнашкан.

(Тәтеш, 19 февраль, “Тәтеш таңнары”). Келәш авылы китапханәсендә татар шагыйрьләре Фәнис Яруллин, Гакыйл Сәгыйров, каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган “Көчле рухлылар” дип исемләнгән кичә уздырылган. 

Чарада төрле яшьтәге авыл кешеләре катнашкан. Алар көчле рухлы шагыйрьләрнең тормышы, иҗаты, гомер юлы турында әңгәмә корганнар, төрле елларда чыгарылган китапларыннан шигырьләрен һәм әсәрләрдән өзекләрне сәнгатьле итеп укыганнар. 

– Нинди генә авырлыкларны күрсәләр дә сынмаганнар, югалып калмаганнар, аларның ихтыяр көченә сокланырлык. Барысы да иҗатлары аркылы яшь буынга үрнәк итеп куярлык шәхесләр булып кала алганнар. Иҗатларына килгәндә, аны укыганда күзләр яшьләнә, йөрәккә үтеп керәләр һәм күңелләрне нечкәртәләр, – диләр чараны оештырган китапханәчеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев