Реклама
Җәмгыять
Компенсация түләү тәртибе тизләтелде
Инвалидның үзе сатып алган тернәкләнүгә техник әйбер һәм (яисә) күрсәтелгән хезмәт өчен компенсация түләү тәртибенә, шул исәптән аның күләмен билгеләү тәртибен һәм күрсәтелгән компенсация күләме турында гражданнарга мәгълүмат бирү тәртибен дә кертеп, үзгәрешләр кертелде.
(Тәтеш, 2 апрель, “Тәтеш таңнары”).
– Компенсация түләү турындагы карар хәзер тиешле гариза кабул ителгән көннән алып 15 эш көне эчендә вәкаләтле орган тарафыннан кабул ителергә тиеш (элек – 30 көн эчендә). Моннан тыш, күрсәтелгән карар кабул ителгән көннән алып 5 эш көненә кадәр инвалидка кредит оешмасына акча җибәрү өчен компенсация түләү вакыты кыскартылды, – дип хәбәр итәләр Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре. – Әгәр дә сез тернәкләндерү өчен техник әйбер (медицина яки медицинаныкы булмаган) сатып алсагыз, сурдотәрҗемә, тифлосурдотәрҗемә хезмәтләре өчен акча түләсәгез, алып йөрүче эт асрасагыз, акчаны кире кайтарачаклар.
Тернәкләндерү өчен үз хисабына техник әйбер сатып алганга компенсация юллау хокукын гамәлгә ашыру өчен белгечләр күп функцияле үзәккә, ФССның территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә яки дәүләт хезмәтләре аркылы гариза бирергә киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев