Конкурс “2017 – 2020 елларда Татарстан Республикасында крестьян (фермерлык) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермалары үстерү” уздырыла
Документлар һәм гаризалар 2018 елның 31 июленнән 29 августына кадәр кабул ителә.
(Тәтеш, 4 август, «Тәтеш таңнары»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермерлык) хуҗалыкларына – “2017 – 2020 елларда Татарстан Республикасында крестьян (фермерлык) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермалары үстерү” ведомство программасында катнашучыларга, өстәмә сайлап алу бәйгесе уздырылуы хакында игълан итә.
Документлар һәм гаризалар 2018 елның 31 июленнән 29 августына кадәр эш көннәрендә 9дан 16 сәгатькә кадәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының түбәндәге адресы буенча кабул ителә: ТР, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36нчы йорт, 3нче кат, 309нчы бүлмә.
Грант һәм документларның төрләрен тәкъдим итү турындагы мәгълүмат ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында /agro.tatarstan.ru/, “Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр” бүлегендәге – “Россия Федерациясе бюджеты катнашында гаилә фермаларына ярдәм итү” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев