Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Конституция көне безнең илдә ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә

Бу Россия Дәүләтенең истәлекле даталарының берсе. Бу көнне 1993 елда бөтенхалык тавышы белән Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителде. 1994 елдан, Россия Президенты Указы нигезендә («Россия Федерациясе Конституциясе көне турында») 12 декабрьдә дәүләт бәйрәме дип игълан ителә.

(Тәтеш, 11 декабрь, “Тәтеш таңнары”). 

Бу вакыйга алдыннан Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау колледжы студентлары өчен. Студентлар куркынычсызлыгы хезмәте активистлары РФ Конституциясе көненә багышланган «Безнең Ватаныбыз-Россия» дигән интерактив дәрес үткәрделәр. Чарада катнашучылар Конституциянең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, шулай ук Россия Федерациясенең төп дәүләт символларын – герб, флаг, гимнны искә төшерделәр. Аннан соң РФ Конституциясендә беркетелгән хокукларны белү буенча викторина үткәрелде, анда әкиятләр нигезендә студентлар нинди хокуклар бозылуын ачыклады. Аны «Форпост» үзәге хәбәр итә.

Реклама

фотоны «Форпост» үзәге тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев