Контрольлек итүче органга мөрәҗәгать итү хокукыгыз бар
Аңлата Тәтеш районы прокуратурасы белгечләре
(Тәтеш, 8 май, “Тәтеш таңнары”).
– Хезмәткәрләр саны яки штаты кимегәндә мин нинди компенсацияләргә исәп тота алам? – дигән сорауны бирә Зөһрә В.
– РФ Хезмәт кодексының 180нче маддәсе нигезендә, эш бирүче башка хезмәтне тәкъдим итәргә, хезмәткәрне эштән азат итү турында кимендә 2 ай алдан кисәтеп куярга тиеш, – дип аңлата Тәтеш районы прокуратурасы белгечләре. – Эштән азат ителү турында кисәтү вакыты чыкканчы, хезмәткәрнең уртача хезмәт хакы күләмендәге өстәмә компенсацияне түләп, пропорциональ рәвештә исәпләнгән вакыт чыкканчы, күрсәтелгән вакыт чыкканчыга кадәр хезмәткәр ризалыгы белән хезмәт килешүен өзәргә мөмкин.
Хезмәт законнарының күрсәтелгән таләпләре бозылган очракта, сез контрольлек итүче органнарга: ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә, прокуратурага, шулай ук судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев