Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Көпчәкләр урлаган

Тәтеш районы прокуратурасы район кешеләренә карата җинаять эшләре буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

Суд Тәтеш районында яшәүчене чит кеше бинасына законсыз үтеп кереп, аның милкен яшерен рәвештә урлауда гаепле дип таныган. 

–     Гаепләнүче 2023 елның февралендә Пролей-Кашада үзенең авылдашында кунакта булган чакта, законсыз рәвештә аның сараена керә һәм яшерен рәвештә автомобильдән гомуми бәясе 2 250 сумлык 5 көпчәк урлый. Гаепләнүче җинаять кылуда үз гаебен тулысынча таныды, кылган гамәленә үкенүен белдерде. Кылган җинаятьнең иҗтимагый куркынычлылык дәрәҗә­сен, гаепләнүченең шәхе­сен, хөкем ителгән булуын исәпкә алып, суд аны катгый режимлы коло­ниядә җәза үтү белән 4 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәзага билгеләде, – дип хәбәр итә прокуратура хезмәткәрләре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев