Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Красная Поляна кешеләре, хәбәр бирегез

Хатларны без ­кайчакларда электрон почта аркылы да алабыз.

(Тәтеш, 22 январь, “Тәтеш таңнары”). Шундыйларның берсен редакциябезгә Светлана Модестова җибәрде: 

“Хөрмәтле редакция, 2017 елның 28 октябрендә газетада Красная Поляна авылындагы Успенский соборы турында “Чиркәү юлын үлән бас­кан” дигән язма бастырылган иде. Эш шунда, минем әби-бабайларым шушы авылда яшәде, биредә әнием туган. Хәзерге вакытта бу чиркәү ТРның реставрацияләнергә тиешле православие чиркәүләре исемлегенә кертелгән (Тәтеш районында 4тән берсе). Эшләр уздыру буенча республикадан грант бүлеп бирелгән. Мин Тихий Плеста (Югары Ослан районы) ярым төзекләндерелгән чиркәүдә беренче гыйбадәттә булып, бу хакта мәгълүматлар алдым. Әмма максатларга ирешү өчен грант җитәрлек түгел, күрәсең. Гаиләм тарихына кагылышлы архив документларын эзләү белән шөгыльләнәм. Шулай ук реставрация эшләрен башлау чаралары артыннан да күзәтәм. Әлеге өлештә алга китеш шуның белән катлаулырак, авылда кеше яшәми диярлек, проект инициаторлары тарафыннан җыелган һәм объектларга үз транспорты белән чыккан Казан волонтерлары төркеменә ярдәм күрсәтүче юк.

Хөрмәтле редакция, сезнең әлеге мөһим эшкә игътибар бирүегезне, барлык мөм­кин булган ресурсларны җә­леп итүегез­не үтенәбез. Долгая Полянага, Успенский чиркәвенә кагылышы булган кешеләрнең элемтәләре белән уртаклашуларын һәм миңа җавап бирүләрен шәхсән үз исемемнән үтенәм.  
Мин теләсә нинди мәгълү­матка да рәхмәтле булачакмын. Әлеге мәсьәләдә үземнең кулымнан килгән кадәр катнашачакмын”.  
 

Редакциядән: 
Светлана Модестованың элемтәгә керү өчен мәгълү­матлары “Авангард” газетасы редакциясендә бар. Белешмә өчен телефон: 88437325495. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев