Күңелле чаралар һәркемгә хуш килгән
Район авылларында Яңа ел бәйрәме көннәрендә төрле ярышлар, мавыктыргыч чаралар булды.

Бидәңге авылында Кыш бабай үзенә бер төрле кызыклы очрашу үткәргән. Ул яңа ел көнендә балаларга татлы күчтәнәчләр, ә салкын кышта тукланыр өчен канатлы дусларны җимнәр белән сыйлап сөендергән.
Зур Әтрәч авылындагы сәламәтлек үзәгендә яңа ел турниры үткәрелгән.
Төрле яшьтәге спорт сөючеләр өстәл теннисы, кул көрәштерү, аркан тартышу ярышларында актив катнашкан.
— Спорт уеннарында Зур Әтрәч җирлеге кешеләре генә түгел, тирә-як авыллардан да килүчеләр күп иде. Жюри һәрбер ярышчыны гадел бәяләде. Актив катнашучыларга авыл җирлеге Советы исеменнән дипломнар, районның спорт комитеты исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды, — дип хәбәр итте Хәлил Мәгъсүмов.
Яңа ел көннәрендә Олы Тархан һәм Түбән Тархан авыллары мәдәният хезмәткәрләре спорт комплексы хезмәткәрләре белән берлектә яшүсмерләр һәм авыл яшьләре арасында өстәл теннисы буенча турнир үткәргән.
— Ярышлар сәламәтлекне ныгыту, физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен җәелдерү максатыннан уздырылды, — дип уртаклашты Түбән Тархан китапханәчесе Гүзәл Шәмсетдинова. — Катнашучылар үз осталыкларын күрсәттеләр, һәркем уенда җиңүгә ирешергә омтылды. Җанатарлар дусларына ярдәм иттеләр, залда спорт рухы хөкем сөрде. Чара музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Барлык катнашучылар да вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрде.
Бакырчы авыл җирлеге администрациясе хезмәткәрләре һәм «Бакырчы» авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре өчен Яңа ел икеләтә шатлыклы булган. Алар янына Кыш бабай белән аның нәни оныкчыгы Кар кызы килгәннәр һәм матур теләкләрен җиткереп, кәефләрен күтәргәннәр.
Келәш авылы мәдәният хезмәткәрләре Гөлчәчәк һәм Рәшит Галимовлар, Гөлфинә Әмерханова «Игелек капчыгы» дигән акция оештырганнар.
Алар сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле авылдашларын өйләренә барып Яңа ел белән котлаганнар, шулай ук бәйрәм күчтәнәче белән дә сөендергәннәр.
Байраш авылы мәдәният йортында Убырлы карчык белән Кыш бабайның «Бәхетле очрак» дигән лотерея отышы булган.
Әлеге кызыклы чарада катнашкан балалар үзләренең өлешенә тигән бүләкләрне алгач, бик нык шатланганнар. Мондый бүләк уйнату һәркемгә ошаган һәм күңеленә хуш килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев