Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Куркыныч кош гриппы чире таралудан сакланырга профилактик чаралар ярдәм итәчәк

Сак булыгыз: кош гриппы

– Кошларны яисә продукцияләрне ветеринария документларыннан башка сатып алмагыз, – дип мөрәҗәгать итә кошлар үрчетү һәм асрау белән шөгыльләнүче тәтешлеләргә Россель­хознадзор идарәсенең ТР буенча дәү­ләт инспекторы Гөлнара Арсланова. – Теләсә нинди рөхсәтсез ярминкәләр һәм шундый продукцияләр сату сезнең абзар-курагызда кош гриппы китереп чыгару куркынычы тудыра. Базарга баргач, сатучының кош-кортка карата бирелгән тиешле документлары булуын белү зарур. Азыкларны бары тик әлеге чирдән имин урыннардан гына сатып алырга кирәк. Кош-корт сатып алганнан соң, сез карантин чаралары үткәрергә тиеш. Беренче вакытларда аларны башка кошлардан аерым тотарга кирәк. Кошлар асрала торган урынга кергәндә киемне алыштырырга, ягъни эш киеме һәм аяк киеме кияргә, биналарны, әйберләрне дезинфекцияләү турында онытмау мөһим. Кошларны ябык абзарларда тоту зарур, аеруча да әлеге чирне таратучы кыргый кошлар очып киткәндә, алар да шулай ук бу чирне таратучылар булып торалар. 
Районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов искә төшерә:

– Авыл хуҗалыгы яки киек кошлар күмәк рәвештә үлгән һәм чирләүгә шик туган очракта, районның, шәһәрнең ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Шулай ук Россельхознадзор идарәсенең ТР буенча дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенә мөрәҗәгать итегез, телефоны: (843) 278-93-53.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев