Реклама
Җәмгыять
“Кыйммәтле” хатын
Тәтеш районы прокуратурасы Актаныш районында яшәүче угрылык гамәле кылган 61 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
– Гаепләнүченең, социаль челтәрдә Тәтеш шәһәрендәге ир-ат белән танышып, аның өенә килгәнлеге һәм анда 2021 елның апреленнән маена кадәр яшәгәнлеге судта ачыкланды. Шушы вакыт эчендә ул ир-атның мәрхүм булган хатыныннан калган 78 588 сумлык алтын әйберләрен урлаган, – дип хәбәр итә Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре.
Шушы ук хатын, социаль челтәрдә Буа районында яшәүче ир-ат белән танышып, аның янына килгән. Анда 2021 елның сентябреннән алып ноябренә кадәр кунак булып, аның улының алтын әйберләрен урлаган.
Урланган әйберләрне ул ломбардка тапшырган.
Гаепләнүче җинаять кылуда үз гаебен өлешчә таныган, әмма аның гаебе тулы күләмдә дәлилләр җыелмасы белән расланган. Суд хатын-кызны 35 000 сум күләмендәге штраф төрендәге җәзага хөкем иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев