Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кыш бабайда кунакта

Балалар сәнгать мәктә­бендә тәрбияләнү­челәр Бөек Устюгта булдылар һәм “Талантлар салюты” халык­ара проекты кысаларында “Суык бизәкләре” Халыкара иҗат фестивале-конкурсында катнаштылар.

Конкурста Татарстаннан, Ярославль өлкәсеннән, Чувашиядән, Кабардино-Балкариядән 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар катнашты. 

 “Палитра” вокаль ансамбле, Рөстәм Җәгъфәров һәм Диләрә Шәрәфиева дуэты, Ринәлә Хәлиуллина, Дарина Рыжова, Ралинә Мәүлиханова, Виталина Соловьева, Диләрә Шәрәфиева фестиваль нәтиҗәләре буенча I дәрәҗә лауреатлар булдылар. “Талисман” хореография коллективы, “Авсень” балалар фольклор ансамбле, Вера Гаврикова, Елизавета Налбандян, Виктория Калинина, Дарья Костина II дәрәҗә лауреатлар дип ­танылдылар.

Конкурстан соң яшь тә­тешлеләр Бөек Ус­тюгның әкияти мохи­тен­дә булдылар: Әкият сук­магыннан уздылар, Кыш бабай йортына ­бардылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев