“Кышның гүзәл мизгелләре”
Кыш-күңелле уеннар, матур хис-кичерешләр һәм күңелле хатирәләр өчен билгеләнгән искиткеч әкияти вакыт.
(Тәтеш, 11 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). 10 гыйнвар көнне, җәмәгать киңлекләрендә үткәрелә торган чараларны тормышка ашыру кысаларында, шәһәр буасы территориясендә, үзәк китапханә хезмәткәрләре Тәтеш шәһәренең П.С. Ханжин исемендәге 1 нче урта мәктәп укучылары өчен “Кышның гүзәл мизгелләре” дип аталган конкурс программасын тәкъдим итте.
Катнашучылар тигез ике командага бүленделәр, аларга исемнәр уйлап таптылар, капитаннарны сайладылар. Алга таба командалар үзара ярышып, конкурсларда, уеннарда һәм эстафеталарда актив катнаштылар: «Төз атучы», «Кышкы гольф», «Шайбалы узыш».
Катнашучылар үзләрен җитез, чыдам һәм хәрәкәтчән итеп күрсәттеләр. Бу уенда җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмады: барысы да татлы призлар алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев