Кыю кешеләр һөнәре
30 апрель – Россиянең янгын сүндерү хезмәткәрләре көне
(Тәтеш, 30 апрель, “Тәтеш таңнары”). Янгын сүндерүне оештыру нигезләренең беренче тәртибе 373 ел элек 30 апрельдә язылган булган.
Янгын сагында эшләүче кеше мондый хәвефле, ләкин игелекле һөнәрне аңлы рәвештә сайлаган. Тәтешнең янгын сүндерү каравылында нәкъ тә шундый кешеләр эшли дә инде.
Янгын сүндерү машинасын йөртүче вазифасын бары тик югары квалификацияле һәм әзерлекле профессионал гына башкара ала. Беренче класслы шофер Виктор Пановның хезмәт стажы кырык елдан артык, шуның 25ен – шәһәрнең янгын сүндерү частенең янгын сүндерү машинасында хезмәт куя.

– Мин эшләргә килгәндә, барлык машиналарның да диярлек файдалану вакыты шактый иде. Бераз вакыт узгач, яңа автомобиль бирделәр, аңарда берничә меңләгән чакрым юл үттем. Эшләгән елларым эчендә мин районның бөтен юл челтәрен, әйләнешле юлларын өйрәндем, гидрантларның, башка су чыганакларының кайда булуын беләм, – дип сөйли Виктор Александрович. – Чирек гасыр эчендә бөтен коллектив белән дуслаштым, бүлек командиры Александр Савельчев, янгын сүндерүче Ринат Ибәтуллин белән күп еллар инде кизү торуга бергәләп чыгабыз.
Хәзер янгын чыгу ихтималы булган иң куркыныч вакытлар җитә – кырларда үлән, салам яндырыла, урман посадкаларында янгыннар чыга. Янгын сүндерү каравылының ут-күз чыккан урынга тиз арада килеп җитүен тәэмин итәм, барлык аппаратураларны эшкә җигәм, суны өзеклекләрсез бирүне оештырам. Үз алдыма куелган бурычларны барлык җаваплылык белән үтәргә тырышам, тәтешлеләрнең гомере һәм мөлкәте, янгынны сүндерү тизлеге минем көйле эшләвемә бәйле.
Каравыл составындагы һәрбер янгын сүндерү хезмәткәре үз эше өчен җаваплы, каравыл начальнигы барлык бүлекнең, ә бу аның белән бергә ун кешенең, шәхси составның үз вазифаларын югалтуларсыз һәм имгәнүләрсез үтәвен, төгәл эшләвен күзәтә. Андрей Бажайкин – шәһәрдәге янгын частендә иң яшь каравыл начальнигы.

– Армиядә хезмәт иткәннән соң, янгын сүндерүче булырга уйладым. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының өйрәнү үзәгендә башлангыч укулар уздым, тормышымдагы беренче һөнәрне үзләштерү өчен теориядә һәм практикада бик күп кирәкле, файдалы белемнәр алдым, – ди Андрей Сергеевич. – Мин коллективка тиз күнегеп киттем, остазым тәҗрибәле каравыл начальнигы Сергей Васин иде, җитәкчебез Сергей Александрович Фокин хезмәткә юнәлеш бирде һәм ярдәм итте. Башта янгын сүндерүче идем, аннары мине бүлек командиры итеп күчерделәр, хәзер мин каравыл начальнигы вазифасын башкарам. Хезмәттә бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, тәҗрибәле Дмитрий Корнеев күптәннән эшли, ул яшьләр өчен үрнәк, һөнәрләренә яңа гына килгән Олег Васильев белән Антон Линьков та шулай ук үзләрен яхшы яктан күрсәтәләр.
Теләсә нинди янгын, әллә ни зур булмаса да, шактый бәла-казага китерергә мөмкин, күпчелек очракта моңа кешеләр гаепле, алар янгын куркынычсызлыгына җавапсыз карыйлар, шулай ук тиз арада мобилизацияләнә алмыйлар. Эшемдә иң аянычлысы – якташларымның әрнү-кайгысын күрү, шулай ук килеп чыккан фаҗигадән үзеңнең көчсезлегеңне тою. Үзеңә ышанырга кирәкми, янгын чыкканда профессионалларны чакырыгыз.
Малайлар үз хыялларында йөрткән кыюлык таләп иткән барлык һөнәрләр арасында янгын сүндерүче һөнәре абруйлы урын алып тора. Илнар Шәрипов Олы Тархан авылының каравыл буенча аерым пост бүлегендә янгын сүндерүче булып ун елдан артык хезмәт куя.

– Эшләргә күптән түгел генә килдем кебек, мине начальник, профессионал Ирек Рифкат улы Дульдиев кабул итеп алган иде, – дип искә ала Илнар Зөфәр улы. – Ул мине күп нәрсәләргә өйрәтте, зирәк киңәшләрен бирде.
Янгын сүндерүчеләрнең беренче бурычы – ул профилактика. Янгынны сүндерүгә караганда аны кисәтү һәрвакытта да яхшырак. Ә инде әгәр янгын чыкса, ул вакытта иң мөһиме – кешеләрне коткару, чөнки кеше гомереннән дә кадерлерәк берни юк.
Янгын төрлечә була, әмма шәхси биналарның берсендә газ баллоннары шартлавын, бәхеткә, зыян күрүчеләр булмавын, кешеләрне ашыгыч рәвештә чыгаруны беркайчан да онытырлык түгел.
Янгыннарны сүндерүдән тыш, без саклык чаралары, ягъни янгыннарны кисәтү белән шөгыльләнәбез, оешмаларда, учреждениеләрдә инструктажлар уздырабыз, йорт буенча йөргәндә кешеләргә мөһим мәгълүматларны җиткерәбез.
Шушы араларда без үзебез дә электр җайланмаларында янгын сүндерү белемнәрен тикшерү буенча имтихан тапшырачакбыз, башка тестлар да күп, безгә теләсә нинди гадәттән тыш хәлләргә һәрдаим әзерлектә булырга кирәк.
Янгын сүндерү службасы хезмәткәрләре һөнәри осталык конкурсларында актив катнашалар. Күптән түгел булып узган “Татарстан Республикасының янгынга каршы хезмәтенең Апас отрядындагы иң яхшы янгын сүндерүчесе” смотр-конкурсында Олы Шәмәк авылындагы каравыл буенча аерым пост бүлеге янгын сүндерүчесе Алексей Никитин мактаулы икенче урынны алды.

– Олы Шәмәктәге безнең аерым пост 2009 елда оештырылган булган, мин 2012 елда эшкә алындым, күптәннән эшлим дияргә була, – дип елмая Алексей Николаевич. – Янгыннарны булдырмауга зур игътибар бүлеп бирелә, кешеләр белән әңгәмәләр уздырабыз, өлкәннәргә электр приборлары белән эш иткәндә игътибарлырак булырга киңәш итәбез. Безнең территориядә картлар һәм инвалидлар интернат-йорты урнашканлыктан, аның администрациясе белән берлектә янгынга каршы өйрәнү-күнекмәләрне, биредә яшәүчеләрне эвакуацияләүне күз уңында тоткан чаралар үткәрәбез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, янгын хәбәриткечләр ут-күз чыгуны алдан ук ачыкларга ярдәм итәләр, аларны өлкән, ялгыз яшәүче авыл кешеләренең, күп балалы гаиләләрнең торакларына урнаштырабыз, ничек кулланырга кирәклеген аңлатабыз.
Һөнәри осталык конкурсында берничә тапкыр инде катнашам. Бу юлы гамәли биремнәр дә, теория дә кыенлыклар тудырмады. Элегрәк республика ярышларында да дүртенче урынны алган чаклар булды. Хезмәттәшләремнең һәркайсы да шулай ук яхшы нәтиҗә күрсәтә ала дип ышанам, чөнки безнең барыбызны да куелган бурычларны намус белән үтәү берләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев