Реклама
Җәмгыять
лабирде урта мәктәбе укучылары Олимп үренә күтәрелгәннәр
Мәктәп фәннәре олимпиадаларының муниципаль этабында 21 укучы катнашкан һәм 41 урын яулап алынган.
(Тәтеш, 18 март, “Тәтеш таңнары”). Алабирде урта мәктәбе укучылары белем алуда һәм укуда җиңүгә ирешүне бәйрәм итү тантанасында үзләренең Олимп үренә күтәрелгәннәр.
Мәктәп фәннәре олимпиадаларының муниципаль этабында 21 укучы катнашкан һәм 41 урын яулап алынган. Гүзәл Саппарова – 4 фәннән, Фирүзә Гыйниятова, Әдилә Шәйхетдинова, Илүзә Сәйфуллина, Камилә Сабирова, Рүзинә Шәрәфиева, Инзилә Нургалиева өчәр фәннән җиңүчеләр һәм призерлар булганнар. Укучыларның ата-аналары да чакырылган чарада уңышка ирешкән укучылар һәм шулай ук үзләренең һөнәри осталыклары, тырыш хезмәтләре белән балаларга тирән белем биргән педагоглар да хөрмәтләнгән.
Бүләкләү тантанасын мәктәп директоры Ваһап Гарифуллин ачып җибәргән. “Нур” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Радик Нургалиев укучыларның барысын да укудагы уңышлары белән котлаган һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырган. Яшь үзешчәннәр бәйрәмдә чыгыш ясап, һәркемгә күтәренке рух өстәгәннәр.
Яшь йолдызларны һәм талантлы педагогларны алга таба яңа җиңүләр көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев