Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әлеге аеруча куркыныч чир – хайваннар һәм кешеләр өчен уртак

Котыру – хайваннар һәм кешеләрнең вируслы чире, ул һәрчакта да диярлек үлем белән ­тәмамлана.

(Тәтеш, 28 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). “Кыргый хайваннар, кимерүчеләр, этләр, мәчеләр чир китереп чыгару сәбәпчесе һәм төп чыганак булып тора. Өстәвенә күчмә һәм караучысыз этләр моны таратучылар дип санала. Кеше һәм хайваннарның чир йоктыруы тешләү яки зарарланган тире өслегенә яисә тышкы лайлалы тышчага селәгәй эләгү нәтиҗәсендә котыруны тудыручы белән турыдан-туры бәйләнеш булганда барлыкка килә”, – дип хәбәр итә районның ветеринария хезмәте. 

“Котыру хайваннарга да, шулай ук кешеләргә дә гадәттән тыш куркыныч тудыра, хайваннар асраучы хуҗаларның үзләренең йорттагы дүрт аяклы дусларын мәҗбүри теркәүгә һәм котыру чиренә каршы прививка ясатырга алып килүләрен үтенәбез”, – дип мөрәҗәгать итә районның баш ветеринария табибы Рәмис ­Гарипов районда яшәүчеләргә. 

Белгечләр хәбәр иткәнчә, район авылларында һәм шәһәрдә ветеринария табиблары эшли, алар җирлектә яшәүчеләрнең хайваннарына котыру чиренә каршы бушлай вакцина ясый. Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты ветеринария Баш идарәсе күрсәтмәсе нигезендә, Тәтешнең ветеринария берләшмәсе профилактик чаралар уздыра.

Ветеринария табиблары кисәтә, бүгенге көндә вакытында ясалган прививкалар әлеге куркыныч чиргә төп профилактика булып тора, һәм хуҗалык алып баручыларга үзләренең хайваннарына җаваплылык белән карарга өнди.

Кызыксындырган барлык сораулар ­буенча ­“Тәтеш РДВБ” ДБУга мөрәҗәгать итәргә. ­Телефоны: 2-87-74.

Котыру бик куркыныч чир, аңа ваемсыз булмаска кирәк. 
Очраклылык фаҗигагә әйләнмәсен иде. Шул хакта онытмагыз.
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев