Лидия Тюрина: “Газетасыз калмаячакмын!”
Людоговка микрорайонында яшәүче 73 яшьлек Лидия Тюрина “Авангард” газетасын 2024 елның беренче яртыеллыгына рәсмиләштерү өчен редакциягә килде.
– Минем әле сездә булганым юк иде. Менә газета яздырырга килдем, бер уңайдан кайда һәм ничек икәнлеген, анда кемнәр эшләвен күрергә булдым, – дип белдерде ул килүенең максатын. – Һич кенә дә газетасыз калмаячакмын!
Лидия Ивановна Иске Сумароковта тууын сөйләде. Мәктәптә 8 нче сыйныфны тәмамлагач, почтальон булып эшли башлаган.
– Почтаны Кызыл Йолдыз поселогына 5 чакрым йөреп тараттым. Анда халык күп иде, ни дисәң дә, совхоз. Сумка авыр, ә миңа ул чакта 15 яшьләр тирәсе иде. Аннары, 16 яшь тулгач, Тәтешкә киттем. Тәтеш районы почта элемтәсе узелында озатып йөрүче булып эшләүче Дмитрий белән таныштык. Ул күндерде дә инде мине. Бу вакытларда да шулай ук кадрлар белән кытлык булгандыр, күрәсең; аңа почтальон табарга кушканнар, менә ул тапты да, – дип елмая почта элемтәсе ветераны. – 1967 елда өйләнештек. Аның арабыздан китүенә 6 ел инде, ялгызым яшим. Баштарак 2 нче участокта эшләдем, андагы хезмәткәр отпускта иде, шуннан соң 5 нче участокка беркеттеләр. Болар – Островский, Степан Разин, Лермонтов, Октябрьгә 25 ел, учхоз урамнары. Почтаны атнага өч тапкыр тараттык, “Авангард” 300 данә, әле тагын башка газеталар, төрле журналлар бихисап иде. Ә инде бәйрәмнәрдә открыткалар, телеграммалар, хатлар бик күп булды, таратып өлгер генә. Өч сабыйны балалар бакчасына илтергә, аларны барып алырга кирәк иде, шуңа да сортларга аерып торучы булып күчтем, 9 ел эшләдем. Сәламәтлегем белән проблемалар башлангач, 4 ел каравылчы булып хезмәт куйдым. Коллектив әйбәт иде, һәрчак җылы сүз белән искә алам. Почтальон хезмәте җиңел түгел, җаваплы. Корреспонденцияләрне, пенсияләрне вакытында таратырга, өлкәннәргә квитанцияләрне тутырырга ярдәм итәргә кирәк. Хәзер менә почтальон таба алмаулары аяныч, әлбәттә; ә без газетасыз яши алмыйбыз. Аякларым йөрсә, Людоговка буйлап үзем таратыр идем, биредә бит барысы да туганнар кебек, үзебезнекеләр. Мин берьялгызым яшим, “Авангард”ны башын-нан ахырына кадәр укыйм. Юк, мин газетасыз калмаячакмын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев