Мәгълүмат җибәрергә кирәк
ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе хәбәр итә.
(Тәтеш, 12 март, “Тәтеш таңнары”).
– Терлекчелекнең өстәмә продуктлары турындагы яңа закон хакында тулырак аңлата алмассызмы икән?
Ринат С.
– 2023 елның 1 мартыннан терлекчелекнең өстәмә продуктлары турындагы федераль закон үз көченә керде. Бу хакта ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе хәбәр итә.
Терлекчелекнең өстәмә продуктлары – бу тирес, тизәк, мал-туар аслыклары, агынтылар, һәм авыл хуҗалыгы терлекләрен асраган вакытта барлыкка килгән матдәләр. Закон авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерүне гамәлгә ашыручы юридик затларга, юридик белеме булмаган шәхси эшкуарларга, крестьян (фермер) хуҗалыкларына авыл хуҗалыкларының терлекчелектәге өстәмә продуктлар белән эш итүенә (саклау, эшкәртү, эшкәртеп чыгару, транспортка төяп җибәрү, сату һәм файдалану) карата таләпләр билгели. Терлекчелекнең өстәмә продуктларын тапшыру бары тик авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерүне гамәлгә ашыручы юридик затларга, юридик зат булмаган шәхси эшкуарларга, крестьян (фермер) хуҗалыкларына гына рөхсәт ителә. Таләпләрне үтәү контролен (күзәтчелекне) Россельхознадзор гамәлгә ашыра.
Закон нигезендә, терлекченең мөстәкыйль карар кабул итүе турында хәбәр итү тәртибе кертелә. Әгәр милекче терлекчелекнең өстәмә продуктлары, мал-туар асрау нәтиҗәсендә барлыкка килгән матдәләр барлыгын танырга теләсә, бу очракта ул Россельхознадзор территориаль идарәсенә производство мәйданчыгы урнашкан урын буенча мәгълүмат бирергә тиеш.
Хәбәр итү кәгазен 2023 елның маена кадәр юлларга кирәк, – дип билгеләп үтә РСХН Идарәсенең дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова. – Аннары киләсе календарь елга 31 декабрьдән дә соңга калмыйча ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенә, tu27-m.gribanova@fsvps.gov.ru электр почтасына, ел саен җибәрергә кирәк. Әгәр гариза тапшырылмаса, 1 майдан тирес калдыклар дип таныла һәм аны саклау яки кырга чыгару туфракны пычратуга тиңләшәчәк, мондый гамәл штраф салуны күз уңында тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев