Мал-туар чирләмәсен иде...
Терлекләр арасында йогышлы чирләр таралу очраклары ешайды.
Бу кешеләр өчен дә куркыныч. Йогышлы чирләр булып саналган Африка чумасы, кош гриппы, тилчә, котыру чире, мөгезле эре терлекләрдә күзәтелә торган төерле дерматит аеруча да уйланырга мәҗбүр итә.
Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре кисәтә: кайдандыр терлекләр алып кайтканда сак булырга кирәк, чөнки Россиядә бруцеллез чире йөри. Түләмә авыруы хакында борчылырлык урын булмаса да, саклану зарур. Ул бер гасырдан соң да баш калкытырга мөмкин. Мөгезле эре терлекләрне нодуляр дерматиты бигрәк тә хафага сала. Аны профилактикалау максатыннан мал-туарларга вакцина ясала.
Белгечләр киңәшен истә тотып, чит төбәкләрдән тикшерелмәгән хайваннар кертүгә юл куймасагыз иде. Аларны бары тик ветеринар белешмәсе булган очракта гына алып кайтырга мөмкин.
Тиешле таләпләр мал-туар сату белән шөгыльләнүчеләргә дә кагыла. Алучылар да сак булсыннар иде. Уяулык барыбыз өчен дә мөһим. Шәхси хуҗалыкка мал табибы килә икән, терлекләрне барлап, аларга вакцина ясатуны кире какмагыз. Абзардагы малларыгызның сәламәт булуы, йорт кешеләренең иминлегенә дә уңай тәэсир итә. Әгәр йортта хайваннарыгыз чирләп китсә, бу хакта кичекмәстән район ветеринария берләшмәсе белгечләренә хәбәр итүегез сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев