Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Мариупольдән килгән балалар Чаллыдагы сәламәтләндерү лагерьларында ял итәчәк

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Мариупольдән килгән балаларның әти-әниләренә Автокаланың сәламәтләндерү лагерьларында җәйге ял турында сөйләргә кушты.

(Тәтеш, 11 май,  “Тәтеш таңнары”). Шәһәр башлыгы инануынча, Мариупольдән килгән балалар, әгәр ата-аналарга шәһәр яны лагерьларында урнашу шартларын күрсәтсәң, аларда ял итә алачак.

«Алар лагерьда уңайлы шартларда яшәячәк. Сигез ел буе өсләренә бомбалар явып торды, ә хәзер тыныч күк астында яшәсеннәр. Безнең Чаллыда шулай. Бу категориягә кергән балаларга аерым игътибар күрсәтелә, Чаллының нәни гражданнары нинди шартларда яшәсә, аларга да шундый шартлар тудырылырга тиеш», - диде Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә.

Автокалага Мариупольдән 54 бала килде. Мэр сүзләренчә, аларның бер өлеше әти-әниләре белән бергә башка шәһәрләргә дә киткән булырга мөмкин. Лагерьда ял итәргә теләгән калган балаларның барысы да юллама алачак.  

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/mariupoldan-kilgan-balalar-callydagy-salamatlanderu-lagerlarynda-yal-itacak-5854378

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев