Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Медицина хезмәткәрләренә социаль түләү

Февральдә ТР буенча социаль фонд бүлеге медицина хезмәткәрләренә, сәламәтлек саклау оешмасы мондый ярдәмгә хокукы булган белгечләрнең реестрын төзегәннән соң, махсус социаль түләү бирә башлаячак.

(Тәтеш, 30 январь, “Тәтеш таңнары”). 

 2023 елның гыйнварыннан хөкүмәт карары белән кертелгән яңа түләү сәламәтлек саклауның беренчел звеносындагы, үзәк райондагы, районнардагы һәм участок хастаханәләрендәге, шулай ук станцияләрдә һәм аерым ашыгыч яр­дәмдә эшләүче медицина хезмәткәрләренә би­релергә тиеш. Тү­ләү кү­ләме медицина хез­мәт­кәрләре категория­сенә һәм медицина оешмалары төрләренә бәйле рәвештә 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итә.  

Түләү операторы булып Россия социаль фонды бил­геләнгән, моның белән беррәттән акча медицина оешмаларының мәгъ­лүматларына ни­гез­ләнеп бире­ләчәк. Алар ярдәм алуга хокукы булган хез­мәткәрләрнең һәрбер айның нәтиҗәләре буенча электрон реестрын булдырырга һәм бу мәгъ­лүматларны тапшырырга тиешләр. Реестрда хезмәткәр турындагы мәгълүматлар белән беррәттән ­шулай ук билге­ләнүче өс­тә­мә­ләр һәм аның буенча ­хисапланылган мәгъ­лү­матлар күрсә­теләчәк.  

– Медицина хезмәт­кәр­ләренә яңа түләү алу өчен бернәрсә дә эшләргә кирәкми – акча автомат рәвеш­тә биреләчәк. Социаль фондның терри­ториаль бүлек­лә­ре тү­ләүне медицина оешмасы төзегәннән һәм хез­мәткәрләрнең реес­трын фондка җибәр­гәннән соң, 7 эш көне дәва­мын­да күчерә­чәкләр, – ди клиентлар хезмәте җитәкчесе Ирина Большакова. – Гыйнвар өчен беренче түләүләр табибларга февраль ахырында инде күчәчәк. Акча счетка киләчәк, аның реквизитларын социаль фондка шулай ук медицина оешмалары тәкъдим итәчәк.
Медицина хезмәт­кәр­лә­ренә яңа махсус социаль түләү социаль фондка бюджетара трансфертлар сыйфатында мәҗбүри медицина иминиятенең федераль фонды акчасыннан финанслана.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев