Мичкә якканда иминлек кагыйдәләрен үтәгез
Салкыннар башлангач җылыту системаларын, мичләрне, электр җылыткыч приборларын файдаланганда ут-күз чыгу куркынычы арта.
Торакта янгын чыгуны кисәтү максатыннан Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге хезмәткәрләре шәхси торак һәм дача корылмалары хуҗаларының игътибарын мич белән җылытудан файдаланганда кирәкле чараларны һәм иминлек кагыйдәләрен үтәү зарурилыгына юнәлтәләр.
– Җылыту сезоны башланганчы мичләрне һәм төтен юллыкларын чистартырга, төзекләндерергә, агартырга һәм ярылган урыннарны томаларга кирәк, – дип киңәш итә белгечләр. – Ягу сезоны башланыр алдыннан һәр мичне, шулай ук бина эчендәге дивардагы төтен юллыкларын, һәм бигрәк тә чормадагы төтен торбаларын, алардагы ак төстә кара төтен сызыклары күренеп торсын өчен, известь яки балчык эремәсе белән агартырга кирәк. Агач чорма яки бина катлары бүлгечләре белән тоташкан урыннарда мич, төтен торбалары кирпеч калынлыгындагы кирпеч белән өелгән – бүленгән булырга тиеш. Мичнең калынлыгы турында да онытмагыз. Ягыла торган мичләрне күзәтүчесез яки кечкенә балалар карамагында калдыру бик куркыныч. Мич кабызу өчен тиз кабынып китүчән ягулыклар һәм сыеклыклар кулланырга ярамый. Һәрбер мичнең үз нигезе булырга һәм аның бер генә ягы да агач корылмаларга тиеп тормаска тиеш. Алар арасында һава аралыгы – буш урын калдырырга кирәк. Мич алдындагы агач идәнгә 50гә 70 сантиметр зурлыктагы тимер калай кадаклау зарур. Кирпечтә ярыклар барлыкка килмәсен өчен, төтен чыганагын анда җыелган корымнан вакыт-вакыт чистартып торырга кирәк. Мичтә киемнәр һәм чи утын киптермәгез. Ут белән сак эш итү – бу сезнең, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның иминлек гарантиясе.
Дәүләт күзәтчелеге хезмәткәрләре коткару хезмәте телефоннарын искә төшерә – 01, 112.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев