Микрозайм нәрсәсе белән куркыныч?
Белешмәләрдән, залогтан, җаваплылыкны үз өстенә алучыдан башка гына , өстәвенә 15 минут эчендә – микрофинанс оешмалары кредит алу өчен шундый шартлар тәкъдим итә.
Тәтеш районында яшәүчеләр арасында уздырган сораштыру нәтиҗәләре буенча, 115 кешенең 84е беркайчан да микрозайм алмаган, 21е – әлеге хезмәттән файдаланган, ә 10сы аның нәрсә икәнлеген хәтта белми дә.
Шулай булгач микрозайм нәрсә соң ул? Бу микрофинанс оешмалары (МФО) биргән кыска вакытлы кредит, кагыйдә буларак – 30 мең сумнан артмый. Күңел теләгән әйбергә аз гына акча җитмәгәндә, микрозайм алуга кызыксыну шактый артуы белән килешәсездер.
Ләкин барысы да алай ук күңелле түгел. Куркынычлыкның берсе – югары процент ставкасы. Иң зур ставка – көненә 1 процент – бик кечкенә булып күренергә мөмкин, бигрәк тә банкның еллык процентлары белән чагыштырганда. Ләкин шуны да онытырга ярамый, микрофинанс оешмасы очрагында әлеге ставка бер көнгә, бу очракта елына 365 процент тәшкил итәргә мөмкин!
Тагын бер куркынычлыгы – түләүне үз вакытында капламаган өчен штраф. Әгәр дә займ тиешле көнендә ябылмаган булса, бу аның вакыты чыгуга китерә, моның өчен штрафлар бара. Бурыч суммасы шулкадәр тиз арта, акча алучы шунда ук диярлек әҗәткә бата.
Микрофинанс оешмалары бурычны һәм процентларны түләтү өчен судка бирә ала. Суд карары законлы көченә кергәч, суд башкарма кәгазь бирә. Аның нигезендә суд приставы-башкаручы башкару производствосы кузгата, аның кысаларында бурычлының милкенә арест сала ала.
Агымдагы ел башыннан гына да Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләренә микрофинанс оешмалары вәкилләреннән микрозаймнар буенча бурычы булган район кешеләренә карата язылган 81 мөрәҗәгать килгән.
Эш – судка
Мондый мөрәҗәгатьләр кайвакытта судка кадәр барып җитә.
Коллектор компаниясе вәкилләре 2022 елның 28 маенда МФО һәм С. арасында займ килешүе төзелгәнлеген, аның шартлары буенча хатын-кызга 21 000 сум күләмендә займ бирелгәнлеген, ул алынган сумманы 2022 елның 27 июненә кадәр һәм еллык 365 процент исәбеннән процентларны кайтарырга вәгъдә иткән булуын күрсәтеп, таләпләрне дәлилләп, Тәтеш районында яшәүче хатын-кызга займ килешүе буенча бурычын, чыгымнарны түләтү турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать иткән.
Әмма С. шартнамәдә билгеләнгән вакытка займ суммасын кире кайтармаган. Дәгъвачы С.-дан 52 500 сум күләмендә акча түләтергә сораган. Районда яшәүче хатын-кызга займны ике тапкырдан күбрәк итеп арттырып түләргә кирәк булуын аңлар өчен, математик булырга кирәкми.
– ТРның Тәтештәге район судының читтән торып кабул ителгән карары белән дәгъва гаризасы канәгатьләндерелде. Гражданка С.-дан дәгъвачы файдасына займ килешүе буенча 52 500 сум күләмендәге бурыч түләтелде, шулардан: 21 000 сум – төп әҗәтнең суммасы, 6300 сум – исәпләнгән процентлар, 24 003 сум – түләү вакыты чыккан процентлар, 1197 сум – штраф, шулай ук 1775 сум дәүләт пошлинасын түләү чыгымнары һәм 165,60 сум почта чыгымнары, – дип хәбәр итә район суды хезмәткәрләре.
Шәһәрле Т. белән дә шундый ук хәл килеп чыккан, ул 2021 елның 25 гыйнварында микрокредит оешмасы белән 25 000 сумга займ килешүе төзегән. Компания вәкилләре әҗәтне түләтү өчен үз хокукларын коллекторлык агентлыгы вәкилләренә биргәннәр, ә алар, үз чиратында, түләтү турында судка мөрәҗәгать иткән. Гражданкадан Т.-дан суд буенча түләтүне таләп ителгән сумма инде 62 500 сумны тәшкил иткән.
– Тәтештәге район суды карары белән коллектор оешмасының дәгъвасы канәгатьләндерелде. Т.-дан займ килешүе буенча 62 500 сум күләмендәге бурычы алынды, шул исәптән займ суммасы 25 000 сум, 2021 елның 26 ноябреннән 2022 елның 19 августына кадәрге вакытка займнан файдаланган өчен процентлар, займның бер ярым тапкырдан артмаган күләме 37 500 сум, шулай ук 2975 сум дәүләт пошлинасын түләү чыгымнары, – дип билгеләп үтә район суды хезмәткәрләре.
Пенсия җитмәскә мөмкин
Өлкән яшьтәгеләр аеруча да ышанучан кешеләр булып торалар.
Россия социаль фондының ТР буенча Тәтеш районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) хезмәткәрләренә шәһәрле Геннадий С. тарафыннан микрофинанс оешмалары хезмәтләреннән файдалансаң буламы икән дигән сорау бирелгән.
– Әгәр дә сез микрофинанс оешмасыннан кредит алырга уйлагансыз икән, килешүне җентекләп укыгыз, вак хәрефләр белән күрсәтелгән искәрмәләргә һәм пунктларга игътибар итегез – еш кына нәкъ тә анда кредитка зур процентлар өстәлүе турындагы шартлар яшерелгән.
Исегездә тотыгыз, пенсионерларның бары тик бер генә керем чыганагы бар – пенсия, ә кредитлар һәм займнар буенча түләүләр бик зур булырга, пенсиядән калган акча яшәү өчен җитмәскә мөмкин, – дип аңлатма бирде Россия социаль фондының ТР буенча Тәтеш районында клиентлар хезмәте начальнигы Ирина Большакова.
Әгәр сез шулай да микрозайм алырга булгансыз икән, аккредитацияләнгән банклар хезмәтләреннән генә файдаланыгыз, килешү төзү шартлары нинди генә отышлы тоелса да, кредит продуктларын сайлаганда уйланылмаган гамәлләр кылмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев