Минем интернет-казанышларым
Бәйге номинацияләре: 1. gosuslugi.ru порталы: минем тәҗрибәм. 2. Минем интернет-казанышларым. 3. Интернет-эшкуар, интернет-эш бирүче. 4. Минем иҗтимагый интернет-инициатива.
(Тәтеш, 13 июль, «Тәтеш таңнары»). Пенсия һәм аннан өлкәнрәк (50+) яшьтәге кешеләр арасында “Интернетка рәхмәт-2018” дигән компьютер белемен өйрәнүдә шәхси казанышлар IV Бөтенроссия бәйгесе уздырыла.
Бәйгедә катнашу өчен, www.azbukainterneta.ru/konkurs сайтындагы номинацияләр буенча хезмәт – эссе (тарих) һәм эш авторының сурәте белән ике фоторәсем теркәп, гариза тутырырга кирәк.
Бәйге номинацияләре:
1. gosuslugi.ru порталы: минем тәҗрибәм.
2. Минем интернет-казанышларым.
3. Интернет-эшкуар, интернет-эш бирүче.
4. Минем иҗтимагый интернет-инициатива.
Тулырак мәгълүмат алу өчен халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге белгечләренә мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев