Реклама
Җәмгыять
Мөһим вакыйгаларны теркиләр
18 декабрьдә ЗАГС органнары оешуга 105 ел тула.
(Тәтеш, 18 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Тәтеш районында гражданлык торышы актларын теркәү вәкаләтләрен район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә ике белгеч: җитәкче – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Лариса Дианова белән әйдәп баручы белгеч Наталья Амплеева башкара.
Һөнәри бәйрәмнәре җиткәндә без аларда кунакта булдык.
– Лариса Михайловна, хезмәтегез турында сөйләгез әле.
– ЗАГС бүлекләренең күпчелеге бары тик никахлар теркәүче буларак кына гәүдәләндерелә. Бу ялгыш фикер, чөнки безнең хезмәтебез ул – гражданлык торышы актларын: туу, тәрбиягә бала алу, үлемнәрне, исемнәр алыштыруны, никахлар рәсмиләштерүне теркәү.
– Сезнең эшчәнлектә нинди яңалыклар бар?
– Без тәтешлеләрне заманча мәгълүмати технологияләр һәм стандартлар белән тәэмин итүнең яңа хезмәтләрен кертәбез. Гражданлык торышы актлары язуның Бердәм дәүләт реестрын алып бару белән федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшлибез. Гражданнар, алар кайда теркәлгән булуга карамастан, ЗАГСның теләсә кайсы бүлегендә хезмәтләр ала алалар.
Россиядә никахлашу һәм балалар турында паспортта мәҗбүри каралган штамплар кую гамәлдән чыгарылды. Әгәр паспортта штамп куелмаса, кешеләргә үзләре белән һәрчак никахлашу, туу турындагы таныклыкны йөртергә һәм үзеңнең туганлыкны дәлилләргә туры киләчәген истә тотарга кирәк. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кешеләрнең күбесе паспортка моны билгеләп куярга теләве хакында гариза яза.
– Сезнең алда 2023 елга нинди бурычлар тора?
– Беренче урында, һәрвакыттагыча, гражданлык торышы актларын төгәл итеп теркәү. Безнең хезмәтләр уңайлырак була барсын, кешеләр документларын теркәгәндә ЗАГСка ни рәвешле мөрәҗәгать итсәң яхшырак булачагын белсен өчен, халык белән эшләүне дәвам иттерәбез. Шулай ук гаилә кыйммәтләрен киң җәелдерү буенча эшләрне дә дәвам итәчәкбез. Моннан тыш, без тагын бер үзгәрешкә әзерләнәбез. Тиздән гражданлык торышы актларын теркәү турындагы таныклыклар тапшырылмый башлаячак, алар гадәти кәгазь битендә булачак. Кешеләр әлеге яңалыкны аңлап кабул итәрләр дип уйлыйбыз, без моңа техник һәм рухи яктан да әзерләнәбез.
– Сезнең күз алдыгызда яңа гаиләләр барлыкка килә, сез тәтешлеләр белән бергә сабыйлар туу шатлыгын уртаклашасыз.
– Ел башыннан 85 никах теркәлде. Уңай күренеш әллә ни зур түгел, шулай да бар. Бу сөендерә. 2022 елда туу турында 65 акт теркәлде. Статистикага без турыдан-туры йогынты ясый алмыйбыз, әмма моның белән беррәттән моңа берникадәр тәэсир итә алабыз. Гаилә кыйммәтләрен киң таныту белән шөгыльләнәбез, аерылышырга гариза биргән парлар белән эш алып барабыз. Ни аяныч, никахтан тыш туган балалар да бар. Кешеләр хәзер “әтисе” графасын билгеләмичә калдырудан оялып тормыйлар, ә бит күптән түгел бу килешмәгән күренеш булып тора иде. Кечкенә сабые белән берүзе калган ялгыз аналарның күбесе финанс ярдәме күрсәтү буенча дәүләт биргән хокуклардан явызларча файдаланалар. Керем артыннан куып, сабыйның әтисе белән никахларын теркәүдән баш тартып, үзләрен ялгыз ана итеп күрсәтәләр. Әти-әнисенең өйләнешмичә яшәве, киләчәктә бала өчен шулай ук гадәти хәл булачак. Бу гаилә һәм никахның абруен тамырдан өзә. Өлкән сыйныф укучылары белән гаилә дәресләре уздырганда, гаилә кыйммәтләре хәзерге буында үзгәрә баруын күрәбез. Безнең бурыч – балаларга никахның һәм гаиләнең мөһимлеген аңларга өйрәтү.
– Район башкарма комитеты ЗАГС бүлегенең тагын бер матур традициясе бар – гаилә парларын бергә яшәүләренең алтын юбилейлары белән хөрмәтләү.
– Әйе, андый гаиләләр күз уңында булырга, үзләренә игътибарлы булганны тоярга һәм аларның район хакына куйган хезмәт еллары юкка гына узмаганлыгын белергә тиешләр. Аларның балалары, оныклары тормышта ничек яшәргә кирәклеген үзләренең өлкән буын үрнәгендә күрсеннәр иде.
Үз вазифаларын намуслы үтәгән безнең ветераннар Людмила Хрисанова, Екатерина Козлова, Елена Ахтонова, Тамара Малкина, Гафия Шәнгәрәева, Миңсылу Ситрова, Вера Фролова һәм башка хатын-кызлар кешеләрнең тормышларындагы иң әһәмиятле вакыйгаларны бүлешәләр. Бер гасырдан артык тарихы эчендә ЗАГС хезмәткәрләренең берничә буыны тарафыннан гаять зур хезмәт башкарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев