Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мохтаҗларга һәркем ярдәм итә ала

Татарстанда гошер сәдакасы җыю буенча традицион кампания старт алды.

(Тәтеш, 25 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Гошер – ул сәдака бирүнең үзенчәлекле төре, мөселман кешесе алган уңышының уннан бер өлешен мохтаҗларга бирә ала. 

Азык-төлек җыю акциясе ел саен сентябрьнең соңгы шимбәсендә уздырыла. Кампания кысаларында, теләге булган һәркем үзенең ярдәмче хуҗалыгыннан җыеп алган уңышның бер өлешен мохтаҗларга ярдәм итүгә юнәлтә ала. Гошер сәдакасын җыю белән ТР МДН каршындагы “Зәкәт” хәйрия фонды шөгыльләнә. Хәйрия кампаниясендә катнашырга яки аның кысаларында азык-төлек ярдәме алырга теләүчеләр 8(843) 225-33-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала. 
Сезнең һәркайсыгызның игелекле гамәл кыла алу мөмкинлеге бар: моның өчен тирә-юньгә күз йөртү һәм үзеңнең мул уңышыңның бер өлешен мохтаҗлар белән бүлешү дә җитә.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев