Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Мошенниклар Интернетны куллана

Татарстанда IT-технологияләр кулланып теркәлгән җинаятьләр саны ике тапкырга диярлек арткан.

Соңгы биш елда Тәтеш районы территориясендә аларның саны 36дан 56га кадәр арткан, дистанцион алдаулар саны үсү күзәтелә, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетларны вату, компьютер мәгълүматларына законсыз керү кебек җинаятьләр дә шактый күбәйгән.

— 2023 елда 12 ай дәвамында гражданнарның банк счетларыннан теркәлгән урлаулар саны, киресенчә, 16дан 10га кадәр кимеде, шулай ук хисап чорында җенси кагылгысызлыкка каршы җинаятьләр, акча талап алулар, кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәрен кулланып террорчылык акты турында ялган хәбәрләр теркәлмәде, — дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча бүлеге хезмәткәрләре.

2023 елда банк карталарыннан 5 урлау очрагы ачыкланган һәм тикшерелгән, кагыйдә буларак, бу урланган яки табылган банк карталарыннан сатып алулар гамәлгә ашыру, бу очракларда гаеплеләрнең гамәлләре урлау буларак квалификацияләнә һәм 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәзаны күздә тота.
Дистанцион мошенниклар, туганнарыгыз бәлагә эләкте кебек хәбәрләр белән өлкән яшьтәге кешеләрне алдау схемасын куллануларын дәвам итә.

— 2023 елның ноябрендә билгесез кешеләр безнең районда яшәүчеләргә массакүләм шалтыратулар оештырдылар, алар улыгыз, кызыгыз, оныгың юл-транспорт һәлакәтенә эләккән дигән психологик хәбәр белән тәэсир итеп, аларга яки зыян күрүчеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтергә, яисә мәсьәләне «урында» хәл итәргә кирәк дип, акча тапшыруны таләп иткәннәр. Нәтиҗәдә, безнең районның өч кешесе билгесез затка гомуми суммасы 1 миллион 170 мең акча тапшырган, — дип билгеләп үтә полиция хезмәткәрләре.

Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «кайнар эзләр буенча» җинаять эшчәнлегенең дүрт очрагы буенча ике курьерның шәхесе ачыкланган. Курьерларның берсе балигъ булмаган булып чыккан. Акча эшләү максатыннан ул билгесез кешеләр белән җинаятьчел килешүгә кергән һәм аларның күрсәтмәләренә таянып, өлкән яшьтәге кешеләрдән алдалап акча алган һәм алдакчыларга күчергән.
2023 ел нәтиҗәләре буенча 5 дистанцион мошенниклык ачылган һәм тикшерелгән.

Узган ел Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «үткән еллар» категориясендәге җинаять эше тикшерелгән һәм судка җибәрелгән, ул 2021 елда ук пенсионердан, оныгың юл-транспорт һәлакәтенә эләкте, дигән сылтау белән 131 мең сум урлау буенча кузгатылган иде.

— Үткәрелгән анализ күрсәткәнчә, иң күп дистанцион урлаулар һәм алдаулар банкларның иминлек хезмәте «хезмәткәрләре» шалтыратуларыннан соң башкарылган, алар акчаларны «куркынычсыз» счетларга күчерергә кирәклеге турында хәбәр иткән, — дип билгеләп үтә полиция хезмәткәрләре. — Шулай ук зыян күрүчеләр, оныгың (оныкчыгың), туганың юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, дип хәбәр иткән билгесез затларның шалтыратуларыннан соң акчаларыннан мәхрүм калганнар. Район халкы реклама кушымталарында уеннарда катнашып, югалган (урланган) банк карталарыннан сатып алуларны гамәлгә ашырганда, интернет-кибетләрдән товарлар сатып алганда акчаларыннан мәхрүм калганнар. Әлеге җинаять эшләре буенча матди зыян узган хисап чорына караганда күпкә күбрәк. 2023 елда безнең район халкы 9,8 миллион сумын «югалткан» (чагыштыру өчен 2022 елның 12 аенда — 2 миллион сум), тагын 6 миллион сумлык урлауларны булдырмый калганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев