Мул уңышка багышлап
Байраш мәктәбендә “Көзге бал” кичәсе булып узды.
(Тәтеш, 2 ноябрь, Тәтеш таңнары, Дания ХӘЛИМОВА). Бу көнне мәктәп залы җыр-моңга, укучыларның шау-шулы күңелле авазларына күмелде. Өлкәнрәк сыйныфлар арасында бәйге программасы рәвешендә барган көзге уңыш бәйрәме үзенчәлекле яклары белән аерылып торды. Балалар бер-берләрен уздырып җырладылар, биеделәр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, көлкеле шаян күренешләр күрсәттеләр. 7 – 9нчы сыйныфларның Нәзирә Хәйруллина җитәкчелегендә әзерләнгән күмәк биюе көзге балның күрке, йөзек кашы булды дияргә дә мөмкин. Мода күрсәтү аеруча да күңелләргә хуш килде – укучылар соңгы модалы көзге киемнәр коллекциясен бар шартын туры китереп, мавыктыргыч итеп тәкъдим иттеләр. “Ризык” биремен үтәгәндә алар төрле-төрле ашамлыклар пешереп, үз осталыклары белән шаккатырдылар. Жюрига, әлбәттә, җиңелләрдән булмагандыр, чөнки һәр сыйныфтагы укучылар да чын күңелдән тырыштылар, җиңүгә омтылганнары әллә кайдан сизелеп торды. Шулай итеп, җиденче сыйныфлар өченче урынны алды, сигезенчеләр – икенчене, ә лаеклы беренче урынны 9нчы сыйныфлар командасы яулады. Көзге бал бәйрәме чәй табыны артында, булган һәр күренешкә бәя биреп, ихлас аралашу белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев