Наилә Рәхмәтуллина: Район газетасын 2000 елдан бирле яздырабыз
Укучы газета турында.
(Тәтеш, 17 июнь, «Тәтеш таңнары»).
Наилә Рәхмәтуллина:
– Район газетасын 2000 елдан бирле яздырабыз. Аны бик яратабыз, һәр санын көтеп торабыз. Газетадан районда барган яңалыкларның барысын да беләбез. Кешеләрнең ничек яшәве, нәрсәгә ирешүләре хакында мәгълүматлар бик күп. Боларның барысын да белеп тору бик әйбәт. Без биредә яшәмәгәнләктән, бөтен кешене дә белеп бетермибез, шуңа да әлеге мәгълүматлар танып белүле. Районда нинди казанышлар булуы, аның ничек яшәве һәм ниләр эшләнүе турында уку бик кызыклы. Районда нәрсәләр һәм кайчан булуын белер өчен газета бердәнбер чыганактыр, мөгаен, бигрәк тә пенсионерлар өчен. Хезмәт кешеләре эштә ниндидер яңалыкларны ишетеп белә ала, ә безнең өчен газета – мөһим, болардан тыш әле, бер-беребез белән аралашу да. Сезнең үз эшегезгә иҗади якын килүегез ошый: газетада ниндидер яңалыклар, яңа сәхифәләр, рубрикалар барлыкка килүе – боларның барысы да сөендерә. Кимчелеге шунда, тәнкыйть аз дип уйлыйм. Тормыш шартларына, район халкының үз-үзен тотышына кагылышлы тәнкыйтьләр яктыртылса, кешеләр моны укып, тыңлап, кимчелекләрне төзәтерләр иде. Бу бездән тора. Әмма тәнкыйтьләр безгә генә түгел, бәлкем кайчакларда җитәкчеләргә дә кирәктер, чөнки күп нәрсә аларга бәйле. Менә матбугатта шулар аз кебек тоела. Газета үсештә, уңай рухта. Тәнкыйть аз, ә безнең кәефне күтәрергә бәлки шулай кирәктер дә. Безгә рух күтәренкелеге кирәк. Сезнең коллективка иҗади табышлар, кызыклы идеяләр, тугры язылучылар һәм укучылар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев