Наркотикларга – юк!
Район территориясендә “Наркотикларсыз тормыш” дип исемләнгән наркотикларга каршы республика акциясе уза.
(Тәтеш, 23 июнь, «Тәтеш таңнары», Алинә НУРИЕВА). Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге кешеләрне наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәштә үз өлешләрен кертергә чакыра.
Моңа бәйле хокукка каршы эшчәнлек фактлары турында 02, шулай ук полиция бүлеге кизү частенең 2-87-28 телефоннары буенча хәбәр итәргә мөмкин. Алынган мәгълүматлар тикшереләчәк, полиция хезмәткәрләре хокук бозучыларга карата канун тарафыннан билгеләнгән чаралар кулланачак. Акция 30 июньгә кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев