Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Нигә тамыры белән йолкырга?

Зәңгәр мәтрүшкә азайганнан азая бара.

(Тәтеш, 18 июль, "Тәтеш таңнары").

Безгә, Кашка авылы тирә­сенә, шәһәрлеләр зәңгәр мәтрүшкә җыярга килә. Әлеге үләнле чәй тәм­ле һәм файдалы була. Ләкин тәтешлеләр мәтрүшкәне нигәдер тамыры белән йолкыйлар, ә аннары тамырларын сындырып, читкә ташлыйлар. Бу хәл беренче ел гына күзәтелми инде. Әлеге шифалы үләнне нигә тамыры белән йолкырга? Төбе-тамыры белән юк итәр өченме? Зәңгәр мәтрүшкә азайганнан азая бара. Кешеләр, уйланыгыз, зәңгәр мәтрүшкәне үзегезнең оныклар, оныкчыклар да тәмле чәй эчсен өчен җыю мөмкинлеген дә калдырыгыз. Әйдәгез, искиткеч бай табигатебезне саклыйк! 
Кашка авылы кешесе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев