Әниләр көне-ул җылы, якты бәйрәм
Әниләргә күпме генә сүз әйтелмәсен, артык булмас, билгеле.
(Тәтеш, 29 ноябрь, "Тәтеш таңнары). Кече Шәмәк башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе - балалар бакчасында мәктәпкәчә төркемдә бу Көнгә багышланган бәйрәм узды.
Балалар әниләр өчен шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Төрле күңелле конкурслар күп булды, анда әниләр актив катнашты. Барысы да вакытны күңелле һәм кызык итеп үткәрделәр. Чара ахырында балалар әниләргә үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев