Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Очраклы булмаган пассажирлар” җиңүче булды

Тәтештә “Дус сыйныф серләре” ата-аналар комитеты конкурсының район этабы узды, анда шәһәрдәге 1нче, 2нче, татар урта мәктәпләре һәм Богдашкино төп мәктәбенең ата-аналар комитетлары катнашты.

(Тәтеш, 29 январь, “Тәтеш таңнары”). 

Конкурс гадәттәгечә казанышлар күргәзмәсеннән башланды. Ул мәдәният йорты фойе­сында би­зәл­гән һәм мәктәп тормышы, ял вакытлары, кат­нашучыларның талантлары хакында иде. 

Сәхнәдә һәр команда берничә номер тәкъдим итте, аларда ата-аналар комитетларының хезмәтен, балаларның, ата-аналарның, педагогларның үзара элемтәсен ачык итеп күрү мөмкинлеге булды. 

Катнашучыларның барысы да бәйгегә җитди караганнар. Тамашачылар алар ярдәмендә Тәтеш районында яшәүче халыкларның милли йолалары турында белделәр һәм мәктәп тормышының бик күп кызык­лы вакыйгалар белән тулыланып торуына чираттагы тапкыр инандылар!
Конкурс нәтиҗәләре буенча Тәтештәге 1нче урта мәк­тәпнең “Очраклы булмаган пассажирлар” командасы җиңүче булды, икенче урынны Тәтештәге  татар урта мәктәбе вәкилләре алды, өченче урынны Тәтештәге 2нче урта мәктәп белән Богдашкино төп мәктәбе бүлеште.
 Җиңүчеләр районыбызны “Дус сыйныф серләре” конкурсының зональ этабында тәкъдим итәчәкләр, ул шулай ук Тәтештә узачак.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев