Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Өлкән буынны кайгыртып

Безнең райондагы 65 яшьтән өлкән кешеләр хәзер социаль хезмәткәр озатып йөрүендә махсус машина белән Тәтештәге үзәк район хастаханәсенә медицина тикшерүе узар өчен бернинди мәшәкатьләрсез бара ала.

(Тәтеш, 28 август, "Тәтеш таңнары", Юлия Калинина ). “Демография” илкүләм проектының озак вакытлы “Өлкән буын”  федераль проекты системасын тормышка ашыру кысаларында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” белгечләре катнашында Монастырский авылында яшәүче 65 яшьтән өлкән затларны профилактик тикшерүгә һәм диспансеризация үтүгә сынау рәвешендәге алып килү булдырылды. 

Төзелгән план-график нигезендә, 2019 елның 2 сентябреннән авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкән гражданнарны Тәтешнең үзәк район хастаханәсенә диспансеризация узарга китерү буенча даими эшләр башланачак.

Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге өлкән кешеләрне йөртер өчен федераль программа буенча биш пассажир сыйдырышлы урынга исәпләнгән яңа машина алды. Транспортның үзенчәлеге шунда, анда бер урын кресло-коляскадагы кешене утырту өчен каралган.

Республиканың 43 районындагы торак пункт­ларның 98,7 процентын авыл җирлекләре тәшкил итә, анда 65 яшьтән өлкән 150 мең кеше яши. Проект кысаларында федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчага рес­публика районнарында медицина оешмаларына сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрне алып бару өчен билгеләнгән өстәмә 43 машина сатып алына.

“Сентябрьдән алып декабрьгә кадәрге вакыт эчендә районыбызның җиде йөз кешесен медицина учреждениесенә алып бару ниятләнелгән”, – дип уртаклашты ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Тәтеш районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев