Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәр көне кысаларында 2020 елның 1нән 10 октябренә кадәр пенсионерлар өчен чаралар узачак

Тәтеш районында бүгенге көндә 7949 пенсионер яши, шуның 6698е – картлык буенча, 1120е – эшләүче ­пенсионерлар.

(Тәтеш, 30 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).Тәтеш районы башкарма комитеты мәгълүматлары буенча, Өлкәннәр көне кысаларында 2020 елның 1нән 10 октябренә кадәр пенсионерлар өчен авыл җирлекләрендә, Тәтештә чаралар узачак, шул исәптән яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәгендә хәйрия фильмы күрсәтеләчәк, ә Тәтешнең җирлекара китапханәсендә “Алтын яшь” исемле кичә-очрашу үтәчәк.

Балалар сәнгать мәктәбендә “Үз кулларым белән ясаган бүләк” дигән мәрхәмәтлелек акциясе һәм “Алтын вакыт!” исемле иҗади эшләр күргәзмәсе узачак. 
Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” белгечләре медицина хезмәткәрләре белән берлектә “Аңлаудан алып шәфкатьлелеккә кадәр” дип исемләнгән акцияне аз хәрәкәтләнүчән пенсионерларга медицина тикшерүе һәм аларның яннарына бару максатында үтәчәк. 
Шимбә ярминкәсе кысаларында 3 октябрьдә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда концерт прог­раммасы оештырылачак. Тәтеш районындагы уку йортларында мәрхәмәтлелек һәм игелеклелек дәресләре үтәчәк. Шулай ук, Өлкәннәр ункөнлеге вакытында шәһәрдәге чәчтараш­ларда өлкән яшьтәге  гражданнарга ташламалы бәядән хезмәт күрсәтү оештырылачак.

Өлкән кешеләр ункөнлеге тәмамлангач, белем прог­раммаларын өйрәтү һәм сәламәтлек төркемнәре белән өлкән буын Университеты ачылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев