Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Олы Тархан авыл мәдәният йортында «Без җиңгән җырлар» программасы узды

Чарада балалар, студентлар сугышчыларның рухын күтәргән һәм Ватанны саклау өчен яңа көч биргән билгеле хәрби-патриотик җырлар белән таныштылар.

27нче гыйнвар көнне Олы Тархан авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты һәм «Мәктәп укучылары өчен Мәдәният» Федераль проекты кысаларында «Без җиңгән җырлар» программасы узды. Аны Тәтеш район мәдәният йорты хәбәр итә.

Чарада балалар, студентлар сугышчыларның рухын күтәргән һәм Ватанны саклау өчен яңа көч биргән билгеле хәрби-патриотик җырлар белән таныштылар: “Смуглянка”,” Катюша”, “Три танкиста”, “В землянке”.

Алып баручы балаларга Бөек Ватан сугышы вакытында җырларның барлыкка килүе турында сөйләде. Бу җырлар халыкка нык торырга һәм җиңәргә ярдәм итә, Совет халкының рухын җимерергә мөмкинлек бирми торган куркыныч корал булып китә, фронтта һәм тылда барган барлык вакыйгаларны ачык чагылдыра, җанны җылыта, батырлыкка чакыра.

Ә чара ахырында катнашучылар барысы бергә бәйрәмнең гимны булган «Җиңү көне» җырын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев