Олы Тархан «Колобок» балалар бакчасында «Ягез әле, әниләр!» дигән бәйрәм узды
Чара башында алып баручылар барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлаганнар
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Олы Тархан авылы китапханәсе хезмәткәрләре «Колобок» балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әниләре өчен «Ягез әле, әниләр!» дигән бәйрәм уздырганнар.
Чара башында алып баручылар барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлаганнар, нык сәламәтлек, һәрвакыт матур һәм шат күңелле булып калуларын теләгәннәр. Аннары балалар башкаруында әниләр өчен шигырьләр һәм җырлар яңгыраган.
Бәйрәмнең икенче өлешендә осталыкка һәм җитезлеккә эстафеталар уздырганнар! Әлеге бәйрәмнән алган якты хисләр алар күңелендә озак сакланачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев