Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Осталыклары арткан

Тәтештә, “Ветеран” шахмат клубы базасында, өлкән буын кешеләре арасында шахмат һәм шашка буенча ярышлар узды.

– Мондый чаралар өлкән яшьтәге кешеләрнең ялын оештырырга ярдәм итә, аларга аралашырга мөмкинлек бирә, аларның хәтерен һәм игътибарын яхшырта, һәм, әлбәттә, кәефләрен күтәрә. Оештыручылар – район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге вәкилләре җиңүчеләргә, призерларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды, – дип хәбәр итте хезмәт ветераны Александр Самаркин. – Судьялар коллегиясе уенга Бессоноводан Анатолий Неткасовның, шәһәрлеләр Валерий Горюнов белән Леонид Эсметьевның осталык дәрәҗәсе артуын һәм йөреш алымнарын җитди белүләрен, чарада катнашучыларның төпле фикер йөртүләрен билгеләп үтте.

Александр Георгиевич мәгълү­матлары буенча, уенчылар өчен чәй эчү оештырылган. Йомгаклау киңәшмәсендә шашка һәм шахмат сөюче спортчылар берничә мәсьәлә буенча фикер алышканнар. Ярышларның “чикләрен” киңәйтү, күрше районнардан да катнашучыларны чакыру һәм районның шахмат хәрәкәте энтузиастлары Мөбин Әхмәтов белән Фарук Нәфиев истәлегенә багышланган чараларны тематик итеп ясап, матур гадәткә нигез салу тәкъдиме кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев