Остаз һәм үрнәк
Укытучы һөнәрен һәр кеше үзенчә аңлый. Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең 7 “А” сыйныф укучылары бу хакта менә нәрсәләр уйлый.
(Тәтеш, 5 октябрь, «Тәтеш таңнары»). Укытучы һөнәрен һәр кеше үзенчә аңлый. Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең 7 “А” сыйныф укучылары бу хакта менә нәрсәләр уйлый.
Виктория Сергеева: “Укытучы – үзенчәлекле һөнәр. Һәркем дә аңа ирешә алмый. Укучылар еш кына үзләренең мәктәптәге бурычларын үтәмиләр, тәртип бозалар. Укытучылар үзләре белгәнне, һәм хәтта күбрәк тә әле, безгә өйрәтер өчен никадәр түземлек күрсәтәләр. Укытучы авыр чакта ярдәм итәчәк, рух күтәренкелеге өстәячәк, тынычландырачак, үз көчеңә ышанырга булышачак”.
Дарья Богданова: “Укытучы – җир йөзендә иң мөһим һөнәрләрнең берсе. Ул укучылар өчен әти-әни кебек булырга тиеш. Чөнки аның балаларны укытуы, үз фикерен ничек итеп җиткерүе укучының киләчәгенә бәйле. Алар безгә биргән һәрбер дәрес барыбыз өчен дә – кызыклы ачыш. Алар безгә фән буенча белем бирү белән бергә, шулай ук тормышка да өйрәтәләр. Плутарх болай дип язган: “Укучы – ул факел, аны кабызырга кирәк”. Һәм моны бары тик чын укытучы гына эшли ала. Чөнки ул – аңа охшар өчен остаз һәм үрнәк”.
Далила Опалева: “Укытучы һөнәре шактый авыр. Чөнки әлеге кеше үз тәҗрибәсен һәм белемен бирә. Укытучыларымнан мин бик уңдым. Безнең мәктәптә тәҗрибәле, аңлаучан укытучылар эшли. Миңа мәктәпкә дусларымны гына түгел, укытучыларымны күрер өчен бару да ошый, алар безне һәрвакытта хуплыйлар, көч бирәләр, уңышларыбызга сөенәләр”.
Алия ЗАҺИДУЛЛИНА, Алабирде урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы:
Баласыдай якын күрә,
Укучының һәрберсен.
Йөрәге аша үткәреп,
Аңлата ул дәресен.
Ача безгә бу дөньяның
Бик күп яңа серләрен.
Гел тыңлыйсы килеп тора
Аның матур сүзләрен!
Рәсим СӘЙФЕТДИНОВ, Тәтеш татар урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы:
Укытучылар безгә белем биреп,
Якты киләчәккә илтәләр.
Һәрбер фәнне кызыклы үткәреп,
Күңел җылыларын өләшәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев