Отчетны вакытында тапшырырга кирәк
Билгеләнгән вакытка хисап тапшырмаса, иминиятчеләр тарафыннан иминиятләштерүчеләргә тулы булмаган яки дөрес булмаган мәгълүматлар биргән өчен финанс санкцияләре кулланылырга, ә вазифаи затларга штраф билгеләнергә мөмкин.
(Тәтеш, 5 февраль, “Тәтеш таңнары” ).
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге иминиятләштерүчеләргә хәбәр итә, иминиятләнгән затларның стажы турында еллык хисап төрен (СЗВ-СТАЖ) пенсия фондының территориаль органнарына 2022 елның 1 мартыннан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк.
– Иминиятләнгән затларга пенсияләр билгеләү максатларында СЗВ-СТАЖ төре буенча белешмәләрне иминиятләүчеләр елына 1 тапкыр, хисап елыннан соң килүче елның 1 мартыннан да соңга калмыйча тапшыралар, – дип хәбәр итә ТР буенча Россия Пенсия фондының Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте бүлеге җитәкчесе Ирина Большакова. – Белешмәләр иминиятләштерүче тарафыннан аның һәр эшләүче иминиятләштерелгән заты турында, гражданлык-хокукый төрдәге шартнамәләр төзегән затларны да кертеп, салымнар һәм җыемнар турында РФ законнары нигезендә бүләкләүгә иминият взнослары күчерелә.
Искә төшереп үтәргә кирәк: авыл хуҗалыгы предприятиеләре иминиятләштерүчеләренә, РФ Хөкүмәте Карары белән расланган (№1440, 2018 елның 29 ноябреннән) авыл хуҗалыгында вазифада һәм һөнәрдә эшләүче иминиятләштерелгән затларга хезмәт, производство, һөнәрләр Исемлеге нигезендә СЗВ-СТАЖ төре буенча шәхси мәгълүматларны тутырган вакытта авыл хуҗалыгындагы хезмәтен – “АВЫЛ” кодын кулланырга кирәк. Код ташламалы стаж турындагы өстәмә мәгълүматларда күрсәтелә; әгәр иминиятләштерелгән зат дәүләт яки муниципаль хезмәткәр булып торса, ул чакта шәхси мәгълүматларны тутырган вакытта дәүләт һәм муниципаль учреждениеләргә һичшиксез дәүләт хезмәте кодын күрсәтү зарур.
Билгеләнгән вакытка хисап тапшырмаса, иминиятчеләр тарафыннан иминиятләштерүчеләргә тулы булмаган яки дөрес булмаган мәгълүматлар биргән өчен финанс санкцияләре кулланылырга, ә вазифаи затларга штраф билгеләнергә мөмкин. Хөрмәтле иминиятләштерүчеләр, СВЗ-СТАЖ отчетын ясаган вакытта штрафка тарымас өчен, иминиятләштерелгән затларның 2021 ел өчен инде тәкъдим ителгән төрләре белән СЗВ-Мны чагыштырырга кирәк.
Иминиятләштерүчеләрнең документларын тикшерү программасының актуаль версиясе РПФ сайтының “Эш бирүчеләргә” – “Программа тәэминаты” – “Иминиятләштерүчеләрнең документларын тикшерүне программалы тәэмин итү” бүлегендә урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев