Пенсионер хатын азык-төлекләр урлаган
Тәтеш районында яшәүчеләргә карата җинаять эшләре каралды.

Узган елның ноябрендә берничә көн дәвамында пенсионер хатын-кыз Тәтеш шәһәрендәге кибетләрнең берсенә кереп, сәүдә залыннан азык-төлекләр һәм башка товарлар урлаган, кибеткә 16 068 сумлык зыян салган.
– Гаепләнүче җинаять кылуда үз гаебен тулысынча таныды, пенсиясе кечкенә, ә шулай да затлы ризыкларны татып карыйсы килүен әйтте, шулай ук кибет залында эшләүче видеокүзәтү камералары турында да белмәгән. Китерелгән зыянны үз теләге белән каплавын һәм җәмгыять өчен куркынычлык дәрәҗәсен исәпкә алып, аңа 5 мең сум күләмендә штраф билгеләнде, – дип хәбәр итә Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре.
фото: архив/Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев