Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Поселок турында язуыма сөенәм

“Тәтеш таңнары”дагы узган саннарның берсендә “Биредә Кызыл Йолдыз булган...” дип исемләнгән язма бастырылды.

(Тәтеш, 8 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). “Тәтеш таңнары”дагы узган саннарның берсендә  “Биредә Кызыл Йолдыз булган...” дип исемләнгән язма бастырылды.

Мәкаләдә без тарихчы-туган якны өйрәнүче Милица Иванованың таркалган поселок урынына истәлек тактасы урнаштыруы турында язып, кыскача тарихи мәгълүмат биргән идек. Шушы араларда безгә тәтешле Галифә Тугушева шалтыратты. “Район гәҗитен алдым һәм минем якты дөньяга аваз салган поселогым хакында язуларына гаҗәпләндем дә, шатландым да. Алайса күпләр нибары бер Кызыл Йолдыз, авыл турында гына белә. Мин 1937 елда туганмын, бөтен гаиләбез белән Карелиягә киткәнбез, әмма әтине фронтка алганнар, һәм без 1941 елда башта Тархандагы туганнарга кайттык, ә ике елдан соң, әти сугыштан яраланып кайткач, Кызыл Йолдыздан кабат йорт сатып алдык һәм 1952 елга кадәр шунда яшәдек. Ул чакта Кызыл Йолдызда инде йортлар 20дән дә күп түгел иде”, – дип сөйләде Галифә Галимҗан кызы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев