Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пособиене нигә кире кагарга мөмкиннәр?

Йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан хатын-кызларга, авыр финанс хәлендәге, 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге ­балаларны тәрбияләүче ялгыз ата-аналарга пособиеләр түләүгә 1 июльдән гаризалар ­кабул ителә башлады.

(Тәтеш, 22 август, "Тәтеш таннары").

Йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан хатын-кызларга, авыр финанс хәлендәге, 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге ­балаларны тәрбияләүче ялгыз ата-аналарга пособиеләр түләүгә 1 июльдән гаризалар ­кабул ителә башлады.

Тиешле карар кабул ителүе турында белдерү кәгазьләре мөрәҗәгать итүчеләрнең кайберләренең шәхси кабинетларына килде инде. Бу йә түләү билгеләү, йә кире кагу, йә гаризаларны карау вакытын озайту хакында.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Идарәсенең Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте белгечләре айлык пособиеләр билгеләүне кире кагу турында карар кабул ителергә мөмкин булган исемлек турында сөйләделәр: 
– баш тартуның беренче сәбәбе – гаиләнең җан башына уртача керем күләменең ТРда җан башына билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән – 9955 сумнан артуы. Мәсәлән, әгәр гариза 2021 елның июлендә бирелгән һәм мөрәҗәгать итүченең кереме 2020 елның 1 мартыннан 2021 елның 28 февраленә кадәр күрсәтелгән күләмнән артып китә икән түләү билгеләү кире кагыла.
Түләүләр билгеләгәндә исәпкә алынмый ­торган керемнәр:
–  3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларның узган вакытларда алган түләүләре;
– 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларның узган вакытларда алган түләүләре;
– бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм һәм иминият түләүләре;
– социаль контракт кысаларында бирелгән акчалар;
– гариза бирелгән көнгә 18 яшькә җиткән балага (23 яшь – РФ субъектлары законнарында каралган очракларда) пособиеләр һәм башка шундый ук түләүләр, шулай ук алимент акчалары;
– 18 яшькә кадәрге инвалид баланы яки I төркем инвалидны караган хезмәткә яраклы эшләмәүче кешеләргә айлык түләүләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев